news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» басмаларының икенче яртыеллыкка гомуми тиражы – якынча 195 мең данә

2025 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе йомгаклары буенча, альтернатив язылу һәм азлап сатуны исәпкә алып, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте газета-журналларының басма тиражы 194 856 данә булган.

Узган ел белән чагыштырганда, гомуми язылуның 8,3 процентка кимүенә дә карамастан, Татарстандагы укучылар арасында да, аннан читтә дә басма матбугатка ихтыяҗ бар.

«Миңа калса, нәтиҗәләр шактый оптимистик, бигрәк тә язылу кампаниясе башында яңгыраган борчулы фаразлар фонында. Әйе, без кимү күзәтәбез: икенче яртыеллык йомгаклары буенча язылу 8,3 процентка төшкән. Әмма Татарстан Республикасы элеккечә, басма матбугатка шәһәрләрдә дә, авылларда да тотрыклы кызыксыну күрсәтә», – дип шәрехләде язылу кампаниясе йомгакларын «Татмедиа» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Республикадагы иң популяр басмалар – «Казанские ведомости» газетасы, ул тотрыклы рәвештә 19 меңнән артык тиражны саклап тора, шулай ук 6 меңнән артык тиражлы «Шәһри Казан» газетасы. «Дуслык», «Маяк», «Алькеевские вести», «Нократ», «Зеленодольская правда», «Трудовая слава», «Хезмәт», «Челнинские известия» газеталарын да актив укыйлар. Аларның тиражы 3 меңнән артык.

Шул ук вакытта журналларның гомуми язылу тиражы 12,9 процентка кимегән, ә «Казан» һәм «Мәйдан» журналларының тиражы арткан.

Компания басмалары Татарстанда гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендә дә актив таратыла. Республикадан читтә иң күп язылучылары булган басмалар: «Сөембикә», «Казан утлары», «Чаян» журналлары һәм «Шәһри Казан» газетасы. Иң күп язылучылар Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Башкортстан Республикасында, Самара, Саратов өлкәләрендә, Пермь краенда.

Укучыларга уңайлы булсын өчен басма матбугатны Ozon, Wildberries, Яндекс.Маркет маркетплейсларыннан һәм Казанның төп җирләрендә урнаштырылган вендинг аппаратларыннан сатып алырга була, бу яраткан газета-журналларны тиз һәм уңайлы гына сатып алырга мөмкинлек бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot