news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» басмалары 2020 елда Интернетта лидер дип табылды

Газета һәм журнал редакцияләренең сайтларына ел дәвамында 138 миллион кеше кергән, социаль челтәрләрдәге битләрендә барлыгы 2,5 миллион кеше теркәлгән.

«Татмедиа» басмалары 2020 елда Интернетта лидер дип табылды
Рамил Гали

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте карамагында нәшер ителүче газета һәм журналлар 2020 елда Интернетта лидер дип табылды. Һәр редакциянең сайты эшли, статистика буенча, аларга ел дәвамында 138 миллион кеше кергән. Редакцияләр сайтлардагы хәбәрләрне сыйфатлы итеп әзерләү буенча зур эш башкарган. 

«ТАТМЕДИА» редакцияләренең социаль челтәрләрдәге битләрендә 2,5 миллион кеше теркәлгән. Хәзерге вакытта социаль челтәрләрдә аудиторияне кызыксындыруны арттыру буенча актив эш алып барыла. 2019 ел белән чагыштырганда, фикерләр язып калдыру һәм «лайк»лар саны 17 процентка арткан.

2020 елда «ТАТМЕДИА» редакцияләре ТикТокны да актив үзләштерде. Редакцияләр меңнән артык ролик төшерде, алар кулланучыларда 250 меңнән артык уңай җавап тапты. ТикТоктагы контентны караучылар саны 5 миллионга җитте.

Үткән ел «ТАТМЕДИА» журналлары YouTube челтәрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яшь Татмедиа — «Татмедиа-Junior» проектын гамәлгә куйган иде. «Татмедиа-Junior»ның хәзерге вакытта 11  YouTube-каналы бар. Хәзерге көндә инде 50дән артык ролик тәкъдим ителгән.

2020 елда «ТАТМЕДИА» басмаларын азык-төлек кибетләрендә, су сату пунктларында, автолавкаларда, киоскларда сату оештырылды. Шулай ук Татарстанның һәм Казанның медицина учреждениеләрендә брендлы 20 сәүдә ноктасы урнаштырылды. Анда басма матбугатны вендиглы аппарат аша сатып алып була. Барлыгы 962 сату ноктасы исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100