news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» басма матбугатын беренче тапкыр урамда сатарга чыкты

Бүген Черек күл паркында заманча шигърият фестивале уза.

«Татмедиа» басма матбугатын беренче тапкыр урамда сатарга чыкты
Рамил Гали фотолары

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген «Татмедиа» басма матбугатын беренче тапкыр урамда сатарга чыкты.

«Бүген без берәмләп сатуга зур игътибар бирә башладык. Элек газета-журналларны почта аша яздырып алу күзалланса, хәзер басма матбугатны аерым-аерым сатып алу популярлашты. Кешегә хәзер бер санны сатып алу уңайлы», — диде «Татмедиа»ның социаль медиалар буенча директоры Алсу Исмәгыйлева.

Черек күл паркында уза торган заманча шигърият фестивале китап маркетында «Татмедиа» да катнаша. Биредә төрле газета-журналлар, татарча сканвордлар, открыткалар һәм балалар өчен буягычлар тәкъдим ителгән.

«Кешеләр иң беренче чиратта безнең брендка игътибар итәләр. Мәсәлән, „Сөембикә“. Әни, әби укый иде дигән әйбер исләренә төшә. Балаларына „Салават күпере»н алалар. «Шәһри Казан»ның «Язмыш» газетасы белән кызыксынучылар да күп», — ди Алсу Исмәгыйлева.

«Казан утлары» журналын һәм «Язмыш» газетасын бишәр данә итеп ясалган җыелма итеп алып та була. Алар бөтен маркетплейсларда, киосклар һәм интернет кибетләрдә сатуга чыккан.

Кызыклы фикер язылган татарча открыткалар сораучылар да күп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100