news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» җитәкчесе Татарстан ЮХИДИ пропаганда бүлеге башлыгына Рәхмәт хаты тапшырды

«Татмедиа» җитәкчесе Татарстан ЮХИДИ пропаганда бүлеге башлыгына Рәхмәт хаты тапшырды
Солтан Исхаков

Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ пропаганда бүлеге башлыгы Рамил Әхтәмҗановка хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хаты тапшырды.

Агымдагы елның май аенда республика Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Шамил Садыйков бүлек башлыгы Рамил Әхтәмҗановка озак еллар дәвамындагы хезмәттәшлек һәм Татарстан юлларында иминлек темасын яктыртуда профессиональлек һәм оператив ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100