news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» башлыгы Андрей Кузьминга Әсгать Сәфәров киңәшчесе булырга тәкъдим ителде

Казан Кремлендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең директорлар советы узды, анда кадрлар буенча берничә мәсьәлә хәл ителде.

«Татмедиа» башлыгы Андрей Кузьминга Әсгать Сәфәров киңәшчесе булырга тәкъдим ителде
фото ИА Татар-информ

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров рәислегендә «Татмедиа» АҖ Директорлар советы ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына медиахолдингның генераль директоры Андрей Кузьминны вазифасыннан азат итәргә тәкъдим итте. Кузьминга яңа урын тәкъдим ителде. Бу хакта Андрей Кузьмин үзенең Instagram битендә язган.

«Бүген минем тормышымда мөһим вакыйга булды — биографиянең чираттагы этабы тәмамланды. „Татмедиа“ АҖ Директорлар советы Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына мине вазифадан азат итәргә һәм „Татмедиа“ АҖ генераль директоры итеп Шамил Мөхәммәт улы Садыйковны билгеләргә киңәш итте», — дип язды Андрей Кузьмин.

«Мин иҗат итәргә, телевизион һәм интернет-проектлар белән шөгыльләнергә булдым. Бүген Әсгать Сәфәров мине Президент Аппараты җитәкчесе киңәшчесе итеп билгеләү карары турында хәбәр итте. Шулай булгач, мәгълүмат дулкынында алга таба йөзәбез!» — диде Андрей Кузьмин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100