news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» барлык мәгълүмат чараларын биш челтәр линиясенә берләштерәчәк

Экосистемага «Татмедиа»ның социаль челтәрләрдәге профильләре, бердәм яңалык агрегаторы, теле - һәм радио челтәре, шулай ук газета комплексы керәчәк.

«Татмедиа» барлык мәгълүмат чараларын биш челтәр линиясенә берләштерәчәк
архив/Михаил Захаров

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). «Татмедиа» АҖ массакүләм мәгълүмат чараларын биш челтәр линиясен берләштерәчәк. Бу хакта оешманың генераль директоры Шамил Садыйков «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында әйтте.

«Татмедиа»да массакүләм мәгълүмат чаралары бик күп, без аларны биш челтәр линиясенә берләштерергә булдык», — дип белдерде Садыйков.

Беренче линейкага йөздән артык сайттан торган tatmedia.ru бердәм яңалык агрегаторы керәчәк. Икенче линейкага «Татарстан-24» телечелтәре кертелә. Өченче линейка «Атна вакыйгалары» һәм «События недели» газеталары комплексын тоташтырачак һәм район газеталарын берләштерүче ресурс булачак. Тагын бер комплекска «Күңел» радиосы һәм «Китап» онлайн-радиосы керәчәк. Шулай ук социаль челтәрләрдә «Татмедиа» профиленең аерым линиясе булдырылачак.

Алга таба tatmedia.ru яңалыклар агрегаторы татар телендәге яңалыкларны да үз эченә алачак, дип уртаклашты Садыйков.

«Тиздән сайтта республиканың барлык яңалыкларының татар телендәге тасмасы да урнаштырылачак», — дип сөйләде спикер.



Галерея: «Татмедиа» агентлыгы коллегиясенең кинәйтелгән утырышы
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100