news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татмедиа" акциясендә җиңүчеләр арасында кукмаралылар да бар

Байлангар авылында яшәүче Бәрия Вәкказовага һәм Түбән Арбаш авылыннан Гөлия Габитовага бүләкләр тапшырылды.

(Кукмара, 6 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Лилия Нургалиева) "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте газета-журналларга язылучылар арасында оештырган чираттагы бәйгегә нәтиҗә ясады. Шунысы сөенечле, районыбызда яшәүчеләрнең дә әлеге бәйгедә катнашып, бүләк отулары турында ел саен Казаннан шатлыклы хәбәр алына. Бу юлы 8 Март бәйрәме алдыннан Байлангар авылында яшәүче Бәрия Вәкказовага һәм Түбән Арбаш авылыннан Гөлия Габитовага редакциягә чакырып бүләкләрен тапшырдык, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Савыт-сабалар отучылар исемлегендә булган Бәрия ханым безгә тормыш иптәше Хәтмулла Вәкказов белән бергә килгән иде. Кукмара металл савыт-сабалар заводының табаларын кулына алгач: "И-и, әйбәт бүләк булган бу. Мин үзем дә туган көннәргә барасы булса, яки башка бәйрәмгәме, үзебезнең Кукмарада җитештерелгән савыт-сабаларны, киез аяк киемнәрен алам. Сыйфатлы да, затлы да, тормыш өчен кирәкле дә. Әлеге бәйгедә ел саен катнаша идем, быелгысы уңышлы булды, рәхмәт сезгә", - диде ул.

Сүзебез үзеннән-үзе вакытлы матбугат, уку-укыту темасына күчте. Чөнки әлеге пар-районыбызда билгеле мөгаллимнәр. Хезмәт стажлары гына да кырык елга якын.

-Без - газета-журнал, әдәби китап укып үскән буын, - диләр алар.

- Шуңа күрә аларны кулга алмасак, нәрсәдер җитми кебек тоела. Өебезгә алты исемдәге вакытлы матбугат чаралары килә. "Казан утлары" журналының 40 еллык төпләнмәләре саклана, "Салават күпере"н чыга башлаганнан бирле җыеп барабыз. Алар ел саен призлы урыннары белән сөендергән укучыларыбызны татар теле һәм әдәбияты буенча фән олимпиадаларына әзерләгәндә зур ярдәмче булып торалар. Әлбәттә, "Хезмәт даны"ннан башка да булмый, яңалыклар белән даими танышып барабыз. Мөмкинлек булуга күрше район газеталары белән дә чагыштырып укыйбыз. Безнең район газетасы эчтәлеклерәк, язмалары, рубрикалары кызыклырак. Өйдәге көндәлек эшләрне тәмамлагач, йомшак кәнәфигә иркенләп утырып, аны кулга алып уку - үзе бер ләззәт, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100