news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең элеккеге башлыгы РБК-Татарстан җитәкчесе булды

Элегрәк Андрей Кузьмин журналистика өлкәсендә иҗат белән шөгыльләнергә теләве турында сөйләгән иде.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең элеккеге башлыгы РБК-Татарстан җитәкчесе булды
скриншот поста instagram.com/kuzminmedia

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» АҖнең элеккеге генераль директоры Андрей Кузьмин РБК-Татарстан җитәкчесе булды.

Медиаменеджер яңа эш урыны турында Instagram социаль челтәрендәге битендә хәбәр итте. «Киттек! Хәзер РБК-Татарстан!» - дип язган ул.

«Татар-информ» агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Андрей Кузьмин киткәннән соң, «Татмедиа» АҖ белән агентлыкның генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелек итә.

Дүрт еллык эш нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнары турында Андрей Кузьмин белән интервьюны «Вакыйгалар» сайтында укып була. Анда ул, аерым алганда, журналистика өлкәсендә иҗат белән шөгыльләнү теләге турында сөйләде.


news_right_1
news_right_2
news_bot