news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» агентлык хезмәткәрләре балалары өчен бәйрәм оештырды

«Татмедиа» бинасының күргәзмә залында «Созвездие-йолдызлык» фестиваленә багышланган күргәзмә ачылды.

«Татмедиа» агентлык хезмәткәрләре балалары өчен бәйрәм оештырды
Максим Каримов

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хезмәткәрләренең балалары өчен бәйрәм оештырды. Ул «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте вәкилләре катнашында узды.

Агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев балаларны һәм әти-әниләрне бәйрәм белән котлады.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов сүзләренчә, хәрәкәт балаларны, оештыручыларны, әти-әниләрне һәм әби-бабайларны берләштерә. «Әби-бабайлар — безнең иң төп катнашучылар. Алар борынгыдан килгән бишек җырларын белә, шул җырлар балаларга иҗатка мәхәббәт күчә», — ди ул.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков «Салават күпере» журналының «СалаваTIK» проекты төп геройлары булган балаларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Татарстан Республикасы Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова сүзләренчә, республикада балаларга үзләрен күрсәтү өчен бөтен мөмкинчелекләр дә бар.

«Хәрәкәттә миллионнан артык бала катнаша. Аның төп мәгънәсе — балаларны бәхетле итү, чөнки бәхетнең зур өлеше — үз-үзеңне табу мөмкинлеген булдыру», — дип сөйләде Татарстан Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.

«Татмедиа» бинасының күргәзмә залында «Созвездие-йолдызлык» фестиваленең егерме елдан артык булган тарихын чагылдыра торган күргәзмә ачылды.

«Татмедиа» бинасы янындагы мәйданда балалар өчен мастер-класслар, уеннар оештырылган иде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хезмәткәре Гөлүзә Василова дүрт яшьлек улы белән килгән. «Бик күңелле бәйрәм оештырганнар. Балалар «СалаватTIK“лар биюен бик яратып карады, кушылып биеделәр дә. Бәйрәмгә чакырулы булуын белгәннән соң улым һәркөнне: «Кайчан бәйрәмгә барабыз инде», — дип сорап йөрде», — дип сөйләде ул.

«Балаларны яклау көне — һәрберебез өчен дә мөһим бәйрәм. „Сабантуй“ һәм „Салават күпере“ аны көтеп ала. „Татмедиа“ хезмәткәрләре балалары өчен кечкенә генә бәйрәм оештырырга булдык, чөнки журналистларның балалары күп очракта үзләре генә үсә, чөнки әти-әниләре һәрвакыт эштә була», — дип сөйләде журналларның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100