Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татмедиа» агентлыгының барлык хезмәткәрләре дә ковидка каршы прививка ясаткан
Прививканы беренчеләрдән булып «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев ясатты.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хезмәткәрләренең 100 проценты да яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган.
Агентлыкта хәбәр итүләренчә, республика теле- һәм радиоканаллары, газета-журнал редакцияләре, шул исәптән «Татар-информ» агентлыгы, «Яңа Гасыр» телеканалы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Татарстан» ВГТРК филиалы хезмәткәрләренең дә 90 процентка якыны прививка ясаткан.
Прививканы беренчеләрдән булып «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев ясатты.
«Минем якыннарыма һәм башка чит кешегә авыру йоктыручы буласым килми. Иң мөһиме — үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлеген саклау», — диде республика агентлыгы җитәкчесе прививканың беренче компонентын ясатканда.
Агентлыкта журналистлар, редакция хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары өчен вакцинациянең мобиль пункты эшләде.
«Республикада һәр кеше дә коронавируска каршы прививка ясата алсын өчен бөтен шартлар да тудырылган. Эффектив вакциналар бар, вакцинация пунктлары ачылды», — диде «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова.
Идел буе округындагы иң зур нәшрият полиграфия-нәшрият комплексы булган «Идел-Пресс» хезмәткәрләре тулы составта диярлек ковидтан прививка ясаткан. Прививка ясаткан 98 процент кеше арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр дә бар.
«Һәммәбездә дә пандемиянең куркыныч нәтиҗәләрен кисәтү мөмкинлеге бар. Бары тик вакцина ясатырга кирәк! Бары тик шулай итеп кенә без якыннарыбызны югалтуны туктата алачакбыз», — дип саный «Татарстан китап нәшриятының» генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.
Россия Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин әйткәнчә, коронавирус эпидемиясенең яңа дулкыны үсешен туктату өчен илдә вакцинация темпларын арттырырга кирәк. Дәүләт башлыгы Россия вакциналарының куркынычсыз булуы турында берничә мәртәбә сөйләде. 21 ноябрьдә ул «Спутинк Лайт» препараты белән ревакцинация ясавы турында да хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз