news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» агентлыгы хакимият органнарының мәгълүмати ачыклыгы буенча семинар үткәрде

«Татмедиа» агентлыгы хакимият органнарының мәгълүмати ачыклыгы буенча семинар үткәрде

Бүген «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында хакимият органнарының мәгълүмати ачыклыгы темасы буенча семинар узды. Анда Татарстан министрлыклары һәм ведомстволарының матбугат хезмәтләре җитәкчеләре урынбасарлары һәм вәкилләре катнашты. Гаммәви мәгълүмат чаралары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек алымнары фикер алышуда төп темаларның берсе булды.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасында әйтелгән күрсәтмәсен искә төшерде. «Безнең бурыч – максималь рәвештә катнашу һәм оператив рәвештә тиешле реакция белдерү. Дәүләт мәгълүмати сәясәтен, министрлык һәм ведомстволарның ачыклыгын камилләштерү буенча Татарстан Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан куелган бурычларны гамәлгә ашыру кысаларында нәтиҗәлелекне бәяләү индикаторын исәпләү методикасы булдырылды. Методика инде актив рәвештә гамәлгә кертелде, сезнең аны сыйфатлы итеп үтәвегезне көтәбез», - дип искәртте Сәлимгәрәев.

Спикер билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда мәгълүмати кырда эшләү буенча зур практик тәҗрибә тупланган. Казанда ел саен зур чаралар үткәрелә. «Без күпбурычлылык режимында эшли һәм сыйфатлы контент әзерли беләбез. Өстәвенә, хәзер Төбәкләр белән идарә итү үзәге кебек мәйданчыклар да бар. Анда атна саен социаль челтәрләрдә министрлык һәм ведомство вәкилләре белән туры эфирлар үткәрелә. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә контент үзәге дә бар, анда атна саен видеороликлар төшерелә, инфографика эшләнә», - дип искәртте Сәлимгәрәев.

Агентлык җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмати сәясәте концепциясенең төп максатлары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, иң мөһиме – республикада дәүләт органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүмат үтемле, аңлаешлы булсын һәм үз вакытында җиткерелсен өчен сыйфатлы хезмәттәшлекне җайга салу. «Бүгенге шартларда мәгълүмат кырында эшләү өчен платформалар җитәрлек. Моңа традицион һәм интернет гаммәви мәгълүмат чаралары да, социаль челтәрләрдәге сәхифәләр дә керә», - дип ачыклык кертте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100