news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» агентлыгы Тукай әкиятләре мотивлары буенча балалар рәсемнәре республика конкурсын игълан итте

«Татмедиа» агентлыгы Тукай әкиятләре мотивлары буенча балалар рәсемнәре республика конкурсын игълан итте

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР «Татмедиа» Массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Тукай әкиятләре мотивлары буенча “Тукайның әкият дөньясы” балалар рәсемнәре конкурсы игълан итте. Конкурс шагыйрьнең тууына 120 ел тулуга багышланган. Конкурста катнашу турында гаризалар 20 мартка кадәр кабул ителә.

Конкурста катнашырга 4-15 яшькәчә балалар чакырыла. Рәсемнәрнең жанры һәм ясау төре ирекле. Жюри әгъзалары 21-25 мартта иҗат җимешләрен бәяләячәк, ә конкурста җиңүчеләрне Тукайның туган көне – 26 апрельдә бүләкләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100