Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татмедиа» агентлыгы Кытай провинциясе матбугат чараларына хезмәттәшлек тәкъдим итте
Россия һәм Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискен үсеше фонында журналистларга һәм тулаем массакүләм мәгълүмат чараларына зур җаваплылык ята – алар ике ил халкының аралашуын һәм үзара хезмәттәшлеген тәэмин итәргә тиеш.
Бу хакта бүген Чанша шәһәрендә узган Кытайның Хунань провинциясе һәм Россиянең Идел буе федераль округы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре очрашуында «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов әйтте.
Фото: © «Татар-информ»
Ул Кытай коллегаларына медиаөлкәдә хезмәттәшлекне үстерүнең берничә юнәлешен тәкъдим итте, алар арасында мәгълүмати материаллар, шулай ук мәгълүматны турыдан-туры вакыйга урыныннан җиткерү өчен журналистлар төркеме белән алмашу да бар.
«Шул сәбәпле төгәл мөмкинлек бар: мин монда булган журналистларны быелның августында Казанда узачак РОСТКИ Россия-Кытай бизнес-форумына чакырам», – диде Илдар Миргалимов.
Ул хезмәттәшлекнең тагын бер юнәлеше буларак, цифрлы медиаларны үстерү тәҗрибәсен уртаклашуны тәкъдим итте. Ул Кытай ягы белән берлектә әзерләнгән онлайн-семинарлар һәм медиалабораторияләр форматында узар дип күздә тотыла.
Йомгаклап, Илдар Миргалимов Татарстан һәм Хунань Россиянең һәм Кытайның башка төбәкләре өчен медиаөлкәдә хезмәттәшлек үрнәге була ала диде.
Фото: © «Татар-информ»
«Хунань Жибао» газетасының Контент-операцияләр һәм таныту үзәге директоры Чжан Цюань бу фикер белән килеште:
«Хәзер без үзебезнең Халыкара коммуникация һәм таныту үзәген җитди үстерәбез. Соңгы ике елда бездә «История шагает за границу» дигән программа эшли. Һәм без Казанга бару һәм сезнең хакта, сезнең матур шәһәрегез турында күбрәк белү һәм уртак эш башкару мөмкинлеге булыр дип өметләнәбез», – диде ул.
Кытай Халык Республикасының Казандагы консуллыгы оештырган Шанхай һәм Чанша предприятиеләренә һәм оешмаларына пресс-тур кысаларында бүген узган очрашуда Казан, Түбән Новгород, Уфа, Ижау һәм Саранск шәһәрләреннән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз