news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе урынбасары итеп Диана Василова билгеләнде

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары итеп Диана Василова билгеләнде.

Василова 1989 елның 18 маенда Казанда туа. 2011 елда «Журналистика» белгечлеге буенча Казан федераль университетын тәмамлый.

Василова хезмәт эшчәнлеген 2009 елда «Татарстан» ДТРК телевидениесенең мәгълүмати программалар хезмәте корреспонденты вазифасыннан башлый. 2018 елда ул «Татарстан» ДТРК мәгълүмати программаларын алып баручы була. 2019 елдан 2025 елга кадәр «Татарстан» ДТРК мәгълүмат программалары хезмәте башлыгы урынбасары вазифасын били.

Хезмәт эшчәнлеге чорында ул Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы, «Татарстан» ДТРК Мактау грамотасы һәм «Татмедиа» РА Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot