news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов алдынгы журналистларны бүләкләде

Бүләкләнүчеләр арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының 10 хезмәткәре дә бар.

“Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов алдынгы журналистларны бүләкләде
Рамиль Гали

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген “Татмедиа” гаммәви коммуникация чаралары агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов бер төркем алдынгы журналистны бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хезмәткәрләре дә бар.

“Бүген без бу залга май бәйрәмнәре алдыннан, бәйрәмчә язгы кәеф булдырырга җыелдык. Мин сезнең белән эшләвемә һәм тормыш куйган мәсьәләләрне бергә чишә алуыма шатмын”, – диде Айрат Зарипов сәламләү сүзендә. - Шулай ук мин бүген сезнең һәрберегезгә тирән рәхмәт хисләре җиткерүем белән дә бәхетле. Алга таба да мондый рәхәт күрешүләр өчен сәбәпләр булыр дип өметләнәм. Мин сезнең һәрберегезгә иминлек, тынычлык, уңышлар телим. Өйләрегез бала тавышыннан яңгырап торсын, һәрвакыт хәзерге кебек яраткан эшегез белән шөгыльләнергә мөмкинлегегез булсын. Уртак эшебез һәм бергә ирешелгән уңышларыбыз өчен рәхмәт. Сезнең ярдәмнән башка гына без алга куелган максатларга ирешә алмаган булыр идек”.
Кереш өлештән соң җитәкче, үз сүзләре белән әйткәндә, “тантананың иң күңелле мизгеле”нә – бүләкләү өлешенә күчте.

ТР Президенты карары белән, “Татмедиа” ачык акционерлык җитәкчесе урынбасары Әлфия Әдиятова “Татарстанның атказанган массакүләм-коммуникацияләр хезмәткәре” исеменә лаек булды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән зур өлеше өчен “Чаян” журналының бүлек мөхәррире Людмила Сафиуллина Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

РФ Президенты сайлауларына әзерлек һәм үткәрүдә актив катнашкан өчен “Татмедиа” гаммәви коммуникация чаралары агентлыгының Мактау кәгазе белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хезмәткәрләре - татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов, штаттан тыш видеооператор - Яков Абрамов, корреспондент Гөлнар Гарифуллина, рус редакциясе корреспонденты Арсений Маврин, “Татмедиа”ның гомуми бүлегенең әйдәп баручы белгече Ләйлә Әнвәрова, массакүләм коммуникацияләр департаменты җитәкчесе Вәсилә Сабирова бүләкләнде.

“Татмедиа”ның шундый ук эчтәлектәге Рәхмәт хатлары белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева, яңалыклар редакторы Гөлназ Әхтәмьянова, монтаж режиссеры Альбина Квасова, корреспондентлар Илзирә Гиздуллина, Ләйлә Хәкимова һәм Чулпан Шакирова бүләкләнде. Шулай ук Айрат Зарипов кулыннан Рәхмәт хатларын “Татмедиа” акционерлык оешмасы смм-менеджеры Илһам Ибраһимов, юридик департамент җитәкчесе Игорь Аюшев һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының рус редакциясе баш редакторы Василина Олейник та алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100