news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татарча диктант» язды

«Журналистлар өчен бу диктантны язу әдәбиятка кайтып килү, классикларның җөмләләрне ничек төзүе, хисләрен ничек белдерүе белән танышу ягыннан файдалы», — диде Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.

«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татарча диктант» язды
Солтан Исхаков

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татар-информ» агентлыгы баш редакторы Ренат Билалов, бер төркем язучылар, журналистлар «Татарча диктант» язды.

Гомәр Бәшировның «Чишмә моңы ничек җыр булды?» әсәреннән диктант текстын «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Гадел Әхмәтҗанов укыды.

«Журналистлар өчен бу диктантны язу әдәбиятка кайтып килү, классикларның җөмләләрне ничек төзүе, хисләрен ничек белдерүе белән танышу ягыннан файдалы», — диде Айдар Сәлимгәрәев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Диктант әллә ни авыр булмады, кул гына арыды, мәктәпкә барган сыман. Мәктәп хатирәләре дә искә төште. Укытучы да бик кырыс иде. Яхшы укыды. Беренче тапкыр яздым, „2-3“ лелектер инде, ләкин „5“ легә өмет итәбез», — дип диктанттан кичерешләре белән уртаклашты агентлык җитәкчесе.

«Татмедиа» АҖ социаль медиалар буенча директоры Алсу Исмәгыйлева акциягә нигез салынганнан бирле татарча диктант язуын әйтте.

«Елдан-ел кеше артуы сөендерә. Дүрт ел элек монда бер биш кеше иде. Былтыр байтак кеше җыелды, быел тагын да күбрәк. Миңа быел текст катлаулырак кебек тоелды, дөрес, татар телендә язучы журналистлар өчен ул әллә ни авыр түгел. Тулаем алганда, җиңел текст димәс идем. Мин бу диктантны язып, кабат татар теленә мәхәббәтебезне күрсәттек дип саныйм», — диде.

Шагыйрь Фәнил Гыйләҗев текстта тыныш билгеләре күп булуын искәртте. «Кечкенә генә текстка төрле тыныш билгеләре булган җөмләләрне сыйдырганнар. Безгә текстны укучы лектор да бик игътибарлы итеп, дөрес паузалар белән укыды. „2“ легә язучылар да „5“ легә язганнардыр дип уйлыйм. „Татарча диктант“ акциясе үзебезгә тагын бер кат белемнәребезне тикшереп карарга, хаталарны күрергә ярдәм итә торган чара», — диде.

Шагыйрь Рафис Корбан диктантны җиңел дип бәяләде. «Бик җиңел текст. „5“ легә язганмындыр дип уйлыйм. Безнең халык өчен бу җиңел текст. Без бит әле укымышлы халык, үзебез язабыз, гади халык өчен катлаулы текст дип саныйм. Әгәр „5“ кә язмыйлар икән, алар чын журналист түгел дип саныйм», — диде.

Язучы, журналист Вакыйф Нуриев диктант өчен «матур текст» сайлап алынганын әйтте. «Якташым Гомәр Бәшировның тексты булуы да сөендерде. Текст авыр түгел, уйландыра торган, бик яратып, бик мәмнүн булып яздым. „5“ кә язганмындыр дип уйлыйм, шәт шулай булыр. Дулкынланып китеп, бәлки, берәр өндәүне артык куйганмындыр, анысы булырга мөмкин», — диде.

Гадел Әхмәтҗанов фикеренчә, текст, башка еллар белән чагыштырганда, бераз катлаулырак булган. «Элек үзем яза идем, быел уку бәхете тәтеде. „Татар-информ“ татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйповка, „Татмедиа“ җитәкчелегенә, диктант язарга килүчеләргә рәхмәт», — диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100