news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татмедиа” агентлыгы футбол чемпионатын яктыртуда өлеш керткән журналистларны бүләкләде

Бүләкләнүчеләр арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе хәбәрчесе дә бар.

“Татмедиа” агентлыгы футбол чемпионатын яктыртуда өлеш керткән журналистларны бүләкләде
Султан Исхаков

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Бүген “Татмедиа” республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында футбол буенча дөнья чемпионатын яктыртуда зур өлеш керткән журналистлар бүләкләнде.

Журналистларга рәхмәт сүзләрен агентлык җитәкчесе Айрат Зарипов җиткерде. “Бу ел мөһим вакыйгаларга бай булды. Россия Федерациясе Президентын сайлау һәм футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру барышында чараларны яктыртуда актив катнашкан өчен бырыгызга да зур рәхмәт. Эшегездә уңышлар, зур җиңүләр насыйп булсын”, - диде ул.

Бүләкләнүчеләр арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе хәбәрчесе Ләйлә Хәкимова да бар, аңа Мактау грамотасы тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot