Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татмедиа” ААҖ медиахолдингы мөстәкыйль оешма булып кала – Р.Шәйхетдинов
Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсе мәсьәләләре функцияләрен ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы башкарачак
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). “Татмедиа” ААҖ медиахолдингы мөстәкыйль оешма булып кала, әмма матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсе мәсьәләләре функцияләрен ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы башкарачак, дип аңлатты Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, ТР Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары структураларын камилләштерү максатыннан “Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы кыскартылды.
Аның матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсе мәсьәләләре буенча функцияләре ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз