news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татмедиа” ААҖ директорлар советында Дәүләт Советы вәкиле итеп депутат Р.Вәлиев билгеләнде

Бу процедура ТР Президенты Указы һәм ТР Законы нигезендә тормышка ашырылды

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында депутатлар “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте директорлар советында (күзәтү советында) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкиле итеп ТР парламентының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевны билгеләде.

Әлеге процедура “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятен төзү турында” 2007 елның 23 августындагы ТР Президенты Указы һәм 2000 елның 19 октябрендә чыккан “Хуҗалык җәмгыятьләренең идарә һәм күзәтү органнарында дәүләт вәкилләренең катнашу тәртибе турында” ТР Законы нигезендә тормышка ашырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100