Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Татмедиа" ААҖ Директорлар советына Римма Ратникова һәм Разил Вәлиев парламент вәкилләре буларак керде
Әлеге карарлар бүген парламент утырышында кабул ителде
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Татмедиа” ААҖнең Директорлар советына (күзәтчелек советына) ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм парламент президиумы әгъзасы, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сайланды.
Р. Вәлиев шулай ук, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе” ААҖ директорлар советына да сайлап куелды. Ә парламент депутаты, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе” ААҖ генераль директоры Илшат Әминов телерадиотапшыру буенча федераль конкурс комиссиясендә ТР Дәүләт Советы вәкиле булды.
Әлеге карарлар бүген ТР парламентының чираттагы утырышында кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз