news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татмедиа" ААҖ абунәчеләр арасында «Язылган өчен iPad» конкурсын игълан итте

Анда катнашу өчен "Татмедиа" ААҖнең өч басмасына язылу зарур

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). "Татмедиа" ААҖ абунәчеләр арасында «Язылган өчен iPad» конкурсын үткәрү турында игълан итте. Анда катнашу өчен бер кеше һәм бер почта адресына "Татмедиа" ААҖнең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга, почта аша яки VISA/MasterCard картасы ярдәмендә, QIWI терминаллары аша, WebMoney электрон акчасы, банк аша акча күчереп түләргә тиеш була.

Язылу абоненментының күчермәсен яки интернет аша түләү кәгазен почта белән 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт адресына җибәрү сорала. Конвертка "Абунәчеләр конкурсы"/"Конкурс подписчиков" дип язарга, элемтә өчен телефон һәм язылучының исем-фамилиясен куярга онытмау сорала. Шулай ук podpiska@tatmedia.ru электрон адресына җибәрергә дә мөмкин, дип хәбәр итә "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге.

Конкурс 2014 елның 10 октябреннән 31 декабренә кадәр үткәрелә. Нәтиҗәләр 2015 елның 5 февраленнән дә соңга калмыйча чыгарылачак. Җиңүчеләргә бүләкләр 10 марттан да соңгы калмыйча тапшырылыр дип вәгъдә итә конкурсны оештыручылар.

Төп бүләк - 30 мең сумлык Apple iPad Air 64 Gb. Конкурсның өстәмә бүләге - 5 әр мең сумга якын суммадагы Samsung фотоаппаратлары. Тагын һәркайсы 500 сумлык канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы рәвешендә 50 берәмлек кызыксындыру бүләге дә каралган. 

Конкурс турындагы нигезләмәләрне, "Татмедиа" ААҖ басмаларының тулы исемлеген www.tatmedia.ru сайтында табарга мөмкин, исемлек шулай ук www.tatpost.ru/Podpiska адресы буенча "Темалар" бүлегендәге "Татмедиа" ААҖнә караганында да бар.                

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100