news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» генераль директоры язучы һәм шагыйрь Равил Фәйзуллинны юбилее белән котлады

«Татмедиа» генераль директоры язучы һәм шагыйрь Равил Фәйзуллинны юбилее белән котлады
Фото: Рамил Гали

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков танылган язучы һәм шагыйрь Равил Фәйзуллинны 80 яшьлек юбилее белән котлады.

«Равил Фәйзуллин исеме һәрбер татар баласына мәктәп елларыннан ук яхшы таныш. Гомерен татар әдәбиятын үстерүгә, татар матбугатына багышлаган искиткеч дәрәҗәдә яшәешне-хәятне яратучы Равил Фәйзуллин бүген чираттагы юбилеен билгеләп үтә.

Равил ага бүген дә актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә, ел саен иҗат әһелләрен җыеп Фәйзуллин йөзүләрен оештыра.

Үз эшенең остасы, профессионал бүген дә «Казан утлары» журналы редакциясе эшендә актив катнаша. Аның уй-фикерләре һәрчак кирәкле һәм әдәби журнал хезмәткәрләре өчен файдалы.

Шагыйрьләр алар картаймый.
Шагыйрьләр – ара гына.
Вакыт иңсәсенә басып
ял итеп ала гына…
Туксанда да ялганның ул
суга ала яңагына.
Шагыйрьләр пыскый алмыйлар.
Шагыйрьләр — яна гына.

«ТАТМЕДИА» акционерлар җәмгыяте, барлык газета-журналлар хезмәкәрләре һәм шәхсән үз исемемнән Равил агага сәламәтлек, алга таба да саллы фикерләре, киңәшләре белән безгә ярдәм итеп, пыскымыйча янып яшәвен телим!» – диелә котлауда.

  • Фәйзуллин Равил Габдрахман улы - татар язучысы, редактор, шагыйрь, публицист, Татарстанның халык шагыйре.
  • 1943 елның 4 августында Татар АССРның Балык Бистәсе районы Юлсубино авылында туган. 1965 елда Казан дәүләт университетының филология факультетын, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасын тәмамлый.
  • Шагыйрьнең шигырьләре, поэмалары һәм публицистикасы Европа һәм Азия халыклары телләренә күп тапкырлар тәрҗемә ителгән. Равил Фәйзуллин иҗаты белән Италия, Англия, Франция, Сүрия, Венгрия, Монголия һәм башка ил халыклары таныш.
  • РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай һәм М. Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100