news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» филиалы беренче мәртәбә «Безнең заман» фестивалендә катнаша

Иртәгә, 7 октябрьдә, эшләүче яшьләрнең «Наше время- Безнең заман» X ачык республика телевизион иҗат фестиваленең икенче зона этабы Түбән Кама Халык иҗаты йортында башлана. Проектта беренче тапкыр «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Түбән Кама филиалы - «Нижнекамск-информ» катнашачак.

Фестивальдә катнашучыларга узган елда үзләрен күрсәткән һәм амбициоз яңа командалар белән финалга чыгу хокукы өчен көрәшергә туры киләчәк. Соңгылары арасында Әгерҗе районының Иж-Бубый урта гомуми белем бирү мәктәбе, Актаныш районының «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәсе үзәге, Алабуга районының ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге һәм башкалар бар.

Түбән Кама турына барлыгы 400дән артык катнашучыдан 104 гариза кабул ителгән. Предприятиеләрнең иҗат коллективлары музыкаль һәм бию юнәлешләрендә үз талантларын күрсәтә, шулай ук «Минута славы» номинациясенә номерлар әзерли.

Зона этабы көннәрендә Түбән Камада жюри әгъзалары, Россиянең һәм Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләре түгәрәк өстәлләр һәм остаханәләр үткәрергә җыена.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100