news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татмедиа" АҖ филиалы "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нә бүген яңа җитәкче билгеләнде

Алты ел дәвамында "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге" белән җитәкчелек иткән Илназ Хөҗҗәтовның эшен Энгель Нәвап улы уңай бәяләп, Рәхмәт хаты тапшырды

(Актаныш, 25 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). "Татмедиа" АҖ филиалы "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нә бүген яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге вазыйфаны Руслан Мөбәрәк улы Усманов башкарачак, дип яза җирле басма.

Яңа җитәкчене коллективка район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттәхов тәкъдим итте. Чарада шулай ук "Татмедиа" АҖ генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Исмәгыйлева, җәмгыятьнең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Сергей Бугров катнашты.

Җитәкчелек мәгълүмат-мөхәррият үзәге коллективы белән фикер алышып, киләчәккә максат-бурычлар билгеләде.

Алты ел дәвамында "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге" белән җитәкчелек иткән Илназ Хөҗҗәтовның эшен Энгель Нәвап улы уңай бәяләп, Рәхмәт хаты тапшырды.

 Руслан Усманов 2009-2015 елларда "Актаныш таңнары" газетасы журналисты булып хезмәт куйган иде. Соңгы 3 елда ул "Твоя газета" газетасынын гамәлгә куйды.

Гаилә хәле: өйләнгән, тормыш иптәше белән 2 кыз, 1 ул тәрбиялиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot