news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татлы Рамазан”: казанлыларга һәм башкала кунакларына хөрмә өләшәләр

"Казан Кремле" музей-тыюлыгы территориясендә волонтерлар Рамазан аеның үзенчәлекләре, ураза тотуның файдасы турында сөйләячәк.

(Казан, 6 июн, "Татар-информ"). 8 июньдә Казанда “Татлы Рамазан” акциясе узачак. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рухи мөмкинлекләрне арттыру һәм мөселман яшьләрендә әхлакый таянычларны ныгыту максатыннан, шулай ук туристларның һәм Казан кунакларының Изге Рамазан аеның фазыйләтләренә, традицияләренә һәм ислам диненең хакыйкый кыйммәтләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан үткәрә", диелгән әлеге хәбәрдә.

"Казан Кремле" музей-тыюлыгы территориясендә узачак акция кысаларында волонтерлар хөрмә өләшәчәк һәм Рамазан аеның үзенчәлекләре, ураза тотуның файдасы турында сөйләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot