news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татлы борыч гомерне озайта - Колшәрип авылы йөзьяшәре

Әлмәт районының Колшәрип авылында яшәүче Нәгимулла Гәрәевка бу көздә 100 яшь тулган.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары", Филүзә Хәмидуллина).Колшәрип авылында яшәүче Нәгимулла Гәрәевка быелгы көздә 100 яшь тулган. Бу хакта "Әлмәт таңнары" газетасы яза. Басма хәбәрчесе йөзьяшәр бабай янында булып, озын гомер итүнең серләрен белеп кайткан. 

- Озын гомернең сере гади аның. Менә суыткыч янына кил әле. Татлы борычны әти ел да кышка әзерләп куя, – дип Нәгимулла бабайның улы Илдар борыч белән шыплап тулган суыткыч киштәләрен күрсәтә. Шушы гади генә яшелчә дә сәламәтлекне ныгытып, гомерне озынайта ала микән? Сүзгә оныгы Зөлфия кушыла:

- Бабай ул без белгәннән бирле бары режим белән генә ашады һәм яшәде. Төшкә кадәр йоклаганын белмим. Бер пешергән ризыкны кабаттан җылытып авызына якын да китермәде.

Яшел борыч өчен җирне бабай әле көздән үк әзерләп кертеп куя икән. Орлыгын гыйнвар-февральдә үк утырта. Майда аның борычлары инде яшел яфракка төренеп бакчада утыра икән.

– Борыч кына гомерне озынайтмый инде ул. Әти безнең төгәл кеше булды. Өйдә дә, тирә-якта да бер артык әйбер булырга тиеш түгел иде. Ул үз-үзе белән гармониядә яшәде. Кеше белән сүзгә кермәде. Гел хәрәкәттә һәм эштә булды, – дип сөйли улы.

Тормыш яры Нурлыгалимә белән алар сугыш чорында ук никахлашалар. Бергә 60 елдан артык гомер кичерәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Моннан берничә ел элек кенә хатыны бакыйлыкка күчә. Сугыштан кантузия алып кайткан Нәгимулла кем булып кына эшләми? Мәктәпләрдә военрук та, куллары эшкә ятып торгач, балта, тимер остасы да була, колхозда бригадир булып та хезмәт куя.

- Адәм заты рәхәткә чыдамый, михнәткә чыдый диләрме әле. Сугышны кичкән картларның озак яшәве әллә шуның белән дә бәйлеме дип уйлап куям кайчак. Әтинең сөйләүләре буенча ул инде әллә кайчан бу якты дөнья белән хушлашкан кеше булырга тиеш. Әмма тормыштагы сынаулары аны рухи яктан бары ныгыткан гына. Әнә шул яшәү тәмен тату, яктылыкны һәм матур тормышны озаграк күреп калу дәрте аны яшәтә дә, – дип Илдар әтисенә якынрак килеп (бабай колакка катырак) сугыш еллары турында бер-ике сүз сөйләвен үтенде.

Сугыш-кан коюлар, фетнәләр, үзгәртеп кору чорлары, асраган мал, җимеш куаклары, һәр алма һәм чия өчен дә салым түләгән елларны йөзьяшәр сәгатьләр буе сөйли алыр иде. 14 яшеннән үк колхозда иген игеп йөргән егет 1939 елда армиягә алына. Ике елдан соң туган якларга кайтырга ниятләп йөргән мәлдә бөтен хыялларын сугыш тамырдан чабып өзә.

- Мин җәяүле пехотада булдым. Тау полкында булгач нинди генә кыя тауларны җәяү яуларга туры килмәде? Иранда хезмәт иткәч безне Кара диңгезгә күчерделәр, аннан Кырымны сакладык. Немецлар Феодосияне ничә көн буе утта тоттылар микән, хәтерләмим дә инде. Шул бер көчле кан коешта пуля минем башка эләкте. Бүрек булганга исән калдым, – дип Нәгимулла бабай шул пуляны саклап, балаларына күрсәтергә дип авылга алып кайтуын искә төшерде.

Аның сугыш елларындагы интегүләре хакында тыныч кына тыңлап та булмый, ничек ул елларны исән генә кичерә алды икән. Яралангач, 7 көн ашамый-эчми бер йорт подвалында ята Нәгимулла. Аннан бер Кырым кызы немецлардан урланган баллы конфет биреп, якындагы станциягә озатып куя. Станциядә бер хатынның җиләк бәлеше биреп сыйлавы тагын яраланган солдатның хәлен яхшырта. Әле туган авылга кайтырга дигән хәбәр алгач та, утны-суны кичкән Нәгимулла ышанмый. Поезд вагонына утырганчы артына борылып карый – фронтка дип арттан кычкырмаслармы дип куркып тора.

- Бик әшәке булды ул еллар. Хәзерге сугышлар белән чагыштырып та булмый. Әле дә төшләргә кереп йөдәтә. Күпме егетләр күз каршында һәлак булды, – ди ветеран.

Менә шул авырлыклар герой бабайга яшәргә көч биргәндер дә. Сугышта да җәяү йәргәнгә, ул хәрәкәтне гомере буе юлдаш иткән.

– Әле пенсия яшеннән соң да әти берничә чакрым ераклыктагы кошчылык фермасында эшләп йөрде. Авылдан шунда кадәр һәр иртә җәяү бара, төшке вакытта өйгә янә җәяү кайтып килә, аннан кич белән тагын юлга чыга. Авылдашлар машина белән туктап утыртырга тәкъдим ясасалар да, баш тарта торган булган, – дип сөйли балалары.

Сәламәтлекне тагын мал-туар тоту, экологик яктан сыйфатлы ризык ашау һәм күңелгә яткан шөгыльдән тәм табу да ныгытадыр. Нәгимулла бабай да кош-корт асрап, сыер савып, әле 90 яшенә чаклы ат тоткан, умарта белән мәш килгән. Мөгаен, менә шушы кызыксынучанлыгы, табигатькә якын булуы безнең геройны озын гомерле итәдер, диелгән район газетасында урын алган хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100