news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татленд» яңа татар кинофильмы төшерергә җыена

«Татленд» яңа татар кинофильмы төшерергә җыена
Фото: «Татленд» иҗади төркеме

Яңа татар фильмының — «Ювелир яки Соңгы Маһиҗан» исемле драмединың тизеры, ягъни булачак картина турында кызыктыргыч видеоролик әзерләнә башлады. Августның соңгы көннәрендә Сарман районы Карашай-Саклау авылында берничә күренеш төшерелде, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Проектны «Татленд» иҗади төркеме һәм Татарстан Республикасының төбәк кинематографын һәм телевидениесен үстерү автоном оешмасы тормышка ашыралар. Тизерны әзерләүдә «Татаркино» һәм «Татнефть» хәйрия фонды булышлык күрсәткәннәр.

Булачак фильмның режиссёры — Рамил Таҗиев. Ул 2023 елда чыккан «Практика» тулыметражлы фильмы авторы буларак билгеле. Шактый вакыт «Чаллы ТВ» телеканалының баш режиссеры булып эшләгән, «Алтын сандык» телеканалы өчен ислам финансларына өйрәтүче мультфильмнар да төшергән.

«Яңа фильм өчен күптән сценарий эзли идем. Әлхәмдүлиллаһ, берничә ай элек кулга Равил Сабырның «Соңгы Маһиҗан» пьесасы килеп керде. Шундук ошаттым! Бабам Маһиҗан исемле иде, әллә шуңа», — диде Рамил Таҗиев елмаеп.

Шунысын да искәртик, «Соңгы Маһиҗан» пьесасы Равил Сабыр тарафыннан Әлмәттә 2025 елда узган Заманча драматургия семинар-лабораториясе барышында язылып җиңүче әсәрләр исемлегенә кергән иде. Бу пьеса буенча Туймазы татар драмтеатрында куелган шул исемдәге комедиянең премьерасы май аенда булды. 9-10 октябрьдә Оренбург татар драмтеатры шушы ук пьеса нигезендә «Өлешеңә тигән көмешең» комедиясен чыгара.

ТРның төбәк кинематографын һәм телевидениесен үстерү автоном оешмасы директоры Нияз Хәкимов сүзләренчә, (ул шулай ук драмединың продюсеры да), фильмны төшерү белән бәйле төп эшләр 2027 елга планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot