Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Таткультресурсцентр» директоры: Казанда районнарның мәдәният көннәре аншлаг белән уза
Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге («Таткультресурсцентр») директоры Алсу Мифтахова «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында уза торган концертларның аншлаг белән узуын әйтте.
«Районнарның мәдәният көннәре Казанда 31 мартта башланды. Тагын 16 чара калды. Нәтиҗәдә бер районга 3 миллион сумлык сертификат тапшырылачак. Чараларда 20 меңнән артык кеше булды. Концертлар аншлаг белән уза, кешеләр хәтта коридорда тора. Мин концертларның барысында да диярлек булдым», – диде ул Николай Фешин исемендәге сәнгать училищесында журналистлар белән очрашуда.
Кичә Ленин исемендәге мәдәният йортында Югары Ослан районы үзенең программасын күрсәтте. 29 сентябрьдә Буа районы киләчәк.
«Районнарның тарихын күрсәтү максаты тора иде. Тарих концерт программасында бер җеп булып уза. Һәрвакыт алай булмый, шулай да концертлар кызыклы уза. Һәр концерт уникаль, анда һәр район үзенчәлеген күреп була», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз