news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Таткнигафонд” татар әдәбиятын популярлаштыру максатын күздә тота

Бүген “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Таткнигафонд” милли электрон китапханә системасы тәкъдим ителде

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Таткнигафонд” дип аталган милли электрон китапханә системасын тәкъдир итү уңаннан очрашу узды. Анда ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, “Татмедиа” агентлыгы башлыгы Марат Моратов, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе урынбасары Людмила Кузьмина, , “Коммерсантъ” нәшрият йорты шеф-мөхәррире Андрей Васильев, “Санлы дистрибуция үзәге” ширкәте генераль директоры Сергей Зятицкий, ширкәтнең генераль директоры урынбасары – операцион директор Сергей Зиневич катнаштылар.
Кунакларга проектны Сергей Зиневич тәкъдим итте. Аның әйтүенә караганда, Татарстан – Россия Федерациясенең милли электрон китапханә системасын гамәлгә керткән беренче төбәк. Татарстанның эре китапханә фондларын, китап архивларын колачлаган әлеге проект республика Президенты ярдәме белән оештырылды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты исеменнән дәүләт заказы белән “Татмедиа” агентлыгы чыкты.
Проект татар әдәбиятын популярлаштыру, милли мирасны сакларга ярдәм итә торган татар милли электрон китапханә ресурсын оештыру һәм үстерү максатын күздә тота. Бөтендөнья татарларының мәдәни элемтәләрен ныгыту, татар халкының классик һәм хәзерге әдәбиятына кызыксыну уяту максатыннан проектта рус графикасы нигезендә татар теле кулланыла. Рус телендә карарга теләүчеләргә дә әлеге мөмкинлек тудырыла.
Хәзер электрон китапханә фондында 1072 китап саклана. “Таткнигафонд” сайтында китапларны уку, конспект ясау, өземтәләр китерү бирә, китап киштәсе кебек куллану сервислары бар. Мәсәлән, “Конспект” куллану сервисы әсәрләрнең төп текстлары белән төрле яклап эшләү, китаплардан, авторлык хокукларын саклап, өземтәләр китерү һәм аларны текст һәм мәкаләләр язганда файдалану мөмкинлеген бирә, диде Сергей Зиневич. Шунысы үзенчәлекле: проект РФ Гражданнар Кодексының 4 маддәсе таләпләренә туры китереп эшләнә. Сайтта авторлык хокуклары сакланган әсәрләр генә китерелә. Алар китап нәшриятлары һәм әлеге хокукларга ия булган башка затлар белән турыдан-туры килешүләр төзү нигезендә кулланыла. Алга таба кирәкле китапларның күчермәсен чыгару, китапларга заказ бирү һәм башка яңа куллану сервисларын гамәлгә кертү, сайтны яңа китаплар белән тулыландыру һәм нәтиҗәдә татар телендәге китапларның электрон версияләрен туплаган иң эре милли электрон китапханәгә әверелдерүне күздә тота. Проектны техник реализацияләү һәм аңа ярдәм күрсәтүне Россиянең иң эре “Книгафонд” белем бирү электрон китапханә системасын оештырган оператор – “Санлы дистрибуция үзәге” җәмгыяте тормышка ашыра. Сайтка “Таткнигафонд.ру” адресы буенча кереп була.
Зилә Вәлиева “Таткнигафонд” проектын югары бәялде. “Таткнигофонд” - Татарстан өчен кызыклы һәм уңышлы проект. Аеруча Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез өчен проектның әһәмияте зур. Кан кардәшләребез татар әдәбияты белән кызыксына. Әмма аларда татар китапларына кытлык зур. Без аларга барганда һәрвакыт үзебез белән татар язучыларның китапларын алып барабыз. Электрон китапханә әлеге мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәчәк”, - дип белдерде ул. Аның сүзләренә караганда, элек китаплар зур тираж белән чыга иде. Хәзер 1,5-3 мең данәдән артмый. Проект сорау зур булган китапларның тиражын арттырырга да ярдәм итәр иде. Бүген яшь язучыларыбыз иҗатын танытуда да проект зур роль уйнаячак. Министр фикеренчә, сайтта китап укучылар арасында фикер алышу урынын булдыру да максатка ярашлы булыр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100