Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Тәти түгәрәк» клубының чираттагы очрашуында татар әкиятләре турында сөйләшәчәкләр
Шимбә көнне, 14 ноябрьдә, Казанда «Хор түгәрәге» проекты буенча «Тәти түгәрәк» клубының чираттагы очрашуы уздырыла. Әлеге чара бу юлы татар фольклорына багышлана: клуб кунаклары риваять-легендаларда телгә алына торган мифик затлар, әкият геройлары турында фикер алышып, таныш тарихларны искә төшереп, үзләре өчен яңа мәгълүмат алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунаклар шулай ук хәзерге вакытта әкиятнең нинди урын алып торуы, аларның бүгенге көндә кеше өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы һәм бүгенге әкият героеның нинди була алуы хакында фикер алышачак. Очрашу уеннар, ирекле фикер алышу, хатирәләр белән бүлешү төрендә алып барыла.
Очрашуда катнашу өчен алдан теркәлергә киңәш ителә.
Чара 17:00 сәгатьтә К.Тинчурин театры бинасы янында Мәрҗани урамы ягыннан Кабан күленә төшү юлында урнашкан павильонда үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, клубка татар телен белү дәрәҗәсе төрле булган кешеләр йөри ала. Иң мөһиме, теләк кенә булсын, ди оештыручылар. «Бу татар теле дәресләре, телгә өйрәтү курслары түгел. Без очрашу, танышу һәм бер-береңә ияләнә барган саен татарча сөйләшүдән курыкмый торган киңлек булдырабыз. Монда телне камил белергә яки даими рәвештә хатасыз сөйләшергә кирәк дип уйлаучылар бик нык ялгыша. Безнең өчен иң мөһиме – ул җанлы аралашу тәҗрибәсе», – дип билгеләп үтте клубны оештыручы, «Хор түгәрәге»нең ивент-менеджеры Әмир Абдуллин.
Бу көздә оештыручылар – биш чара, 2026 елда 20дән артык очрашу уздырган. Аларның һәрберсенә уртача 15 кеше йөри, шул ук вакытта клуб төркеменә 300дән артык язылучы барлыгы мәгълүм. 2024 елның октябреннән бүгенге көнгә кадәр 45тән артык очрашу үткәрелгән. Әмир Абдуллин сүзләренчә, клуб эшне гадәти форматта дәвам итәргә җыена – алар декабрь ахырына кадәр ким дигәндә ике атнага бер тапкыр очрашачак, яңа елдан соң эшләр янәдән дәвам иттерелә.
Оештыручылар клубка төрле вакытта килә ала торган шәһәр кешеләренең мәнфәгатьләрен кайгыртып, очрашуларны атнаның төрле көннәрендә оештыра. Фикер алышу чараларын «Хор түгәрәге»ндә катнашучы кызлар – Миләүшә, Ләйсән һәм Фәйрүзә үткәрә. Алар кунакларга төрле темалар тәкъдим итә, катнашучыларга фикер алышу чараларына кушылырга булыша, уңайлы мохит булдырырга тырыша. Клуб утырышларында музыка, мәдәният өлкәсенә кагылышлы, көндәлек сораулар, шәхси очраклар, төрле кешегә хас гадәтләр карала.
Сөйләшү клубы 2024 елда хорда җырларга яратучы өлкәннәрне берләштерә торган «Хор түгәрәге» проекты кысаларында оештырылган. Бүгенге көндә алты хор түгәрәге эшли, шул исәптән татар хорына йөрүчеләр дә бар. Әмир Абдуллин сүзләренчә, хорда катнашучылар татар телендә җырлау белән бергә, бер-берсе белән үз туган телендә аралашырга теләгән. Менә шулай итеп аерым сөйләшү киңлеген булдыру тәкъдиме яңгыраган.
Башта очрашулар җәйге программа кысаларында Кабан күле буенда узган, аннары клубның Татарстан Милли китапханәсендә даими мәйданчыгы барлыкка килгән. Бер ел чамасы элек оештыручылар эш төрен үзгәртеп, очрашуларны төрле шәһәр киңлекләрендә үткәрергә булган. Әмир Абдуллин әлеге алым яңа кешеләрне бу проект белән таныштырырга, клуб аудиторияләрен, чара уздырыла торган мәйданчыкларны берләштерергә, шулай ук шәһәр халкы өчен яңа урыннар тәкъдим итәргә, бергәлекләр ачарга ярдәм итә, дип аңлата.
«Тәти түгәрәк» Кабан күле буенда татар теленә һәм милли мәдәниятебезгә багышлап уздырыла торган чараларны үз эченә алган мәдәни программаның бер өлеше булып тора. Аерым алганда, менә инде алтынчы ел рәттән Казанның җәмәгать киңлекләрендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» остаханәләре оештырыла. Проект 2023 елдан башлап яр буе программасына кертелә: җәй айларында биредә атна саен фольклор уеннары, татар халык биюләре, җырлар һәм ярышлар белән үрелеп бара торган бию кичәләре үткәрелә.
Моннан тыш, яр буе программасына үзеңә уңайлы вакытта тыңларга мөмкин булган татарча ачык аудиоязмалар, җирле музыкантларның чыгышлары, татар телендә алып барыла торган йога дәресләре, Г.Камал исемендәге театрның архив спектакльләрен кино итеп күрсәтү чаралары кертелгән. Яр буенда яңгырый торган җырларның 80%-ы татар телендә башкарыла. Шәһәрнең башка паркларында алар сирәгрәк яңгырый, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Шәһәр халкын Идел буе халыкларының мәдәнияте белән таныштыра торган яңа «Итиль» этномәдәният фестивале тагы бер әһәмиятле проект санала. Аны Казан паркларында 2021 елдан бирле үткәрәләр. Фестиваль төрле лекцияләргә, остаханәләргә, милли аш-суга, һөнәрчеләр ярминкәсенә, халык уеннарына бай булуы белән кадерле!
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз