news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татфондбанктан 86 меңнән артык татарстанлы үз акчасын кайтара алган

Татарстан Республикасының Икътисад министры Артем Здунов банклар аркылы 31,9 млрд сум инде түләнгән дип хәбәр итте.

(Казань, 3 гыйнвар, “Татар-инфом”). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстаннан Татфондбанкның 86 меңнән артык кертемчесе акчасын кире кайтара алды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасының ИКътисад министары Артем Здунов. Банк-агентлар аркылы 31,9 млрд сум акча түләнгән. Бу барлык сумманың 70 проценты чамасы диде министр. Шулай ук, 12 гыйнварда ИнтехБанк клиентларына да түләүләр башланачак дип белдерде ул.

“Исегезгә төшерәм, Акча салуны иминиятләштерү агентлыгы 12 гыйнвардан банк-агентлар аркылы  “Интехбанк” Гаммәви акционерлык җәмгыяте кертемчеләренең акчаларын кире кайтара башлаячак. Конкурс сайлавы буенча, акча түләүне өч банк тормышка ашырачак: Саклык банкы, ВТБ 24 и „Ак Барс“ банкы. Кичәге көннән башлап бу эшне “Ак барс” банкы, ә 4 гыйнвардан калган банклар тормышка ашыра башлаячак”, - диде Артем Здунов.

Исегезгә төшерәбез, Татфондбанк һәм Интехбанктан акчаны кире кайтару буенча 524-90-90 номерына шалтыртып белешеп була. Ул иртәге 8:00 дән кичке 20:00 кадәр эшли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100