news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татфондбанкта кертемнәре булганнарның яртысыннан күбрәгенә акчаларын кире кайтарганнар

Өч көн эчендә аларга 28,7 млрд сум акча түләнгән.

(Казань, 29 декабрь,«Татар-информ»). Берничә көн эчендә банкта акчасы булган 72 мең кешегә 28,7 млрд сум акча түләнгән. Бу иминиятләштерелгән кертемнәрнең 53 проценты дигән сүз, дип хәбәр итә Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгының (АСВ) мәгълүмат үзәге.

Исегезгә төшерәбез, 23 декабрь конне, АСВ кертемнәрне кире кайтару өчен кешеләрнең фамилияләрен алфавит буенча бүлеп, банк-агентларга таратты. 26 декабрьдән “Сбербанк,  “ВТБ”24, ”Россельхозбанк”, “ФК Открытие”, “Ак барс” кебек банкларда кешеләргә акчаларын кайтара башладылар. Татфондбанкта акчалары "туңдырылган" эшкуарларга да Рөстәм Миннеханов йөкләмәсе буенча ярдәм итү чаралары күрелде.”Ярдәм иң беренче чиратта кече һәм урта предприятиеләр эшчәнлеген җайга салу өчен юнәлдереләчәк”, - диелгән Президентның матбугат үзәгеннән килгән хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot