news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татфондбанкта акча саклаган 43,8 мең кешегә иминият акчалары түләнде

Кредит оешмасы клиентлары барлыгы 18,8 миллиард сум акча алды, бу барлык иминият түләүләренең 35 процентын тәшкил итә.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Рөстәм Килсинбаев). 27 гыйнварның көндезгә 12.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанның "Татфонбанк"ында акчаларын саклаган 43,8 мең кеше банк-агентлар аша иминият түләүләрен алган.

Түләүләрнең гомуми суммасы 18,8 миллиард сум булган, бу – Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык җаваплылыгындагы түләүләрнең 35 процентын тәшкил итә. Бу хакта мәгълүмат "Татфондбанк"ның рәсми сайтында урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot