Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татфондбанк»ның элеккеге башлыгыннан 8,6 млрд сум түләтүне таләп итәләр
«Татфондбанк»ның конкурс идарәчесе ролендә чыгыш ясаучы Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык Банк идарәсенең элеккеге рәисе Роберт Мусинга 8,6 млрд сум түләтү таләбен куя. Мәгълүмат Татарстан Арбитраж суды картотекасында чыкты. Эш буенча тыңлаулар 29 августка планлаштырылган.
Элегрәк Татарстан Арбитраж суды Мусинны банкрот дип таныды. Бу карар 2018 елның 25 июлендә чыгарылган иде. Финанс идарәчесе итеп Сергей Суханов расланган.
2024 елның ноябрендә Роберт Мусин вазифаи вәкаләтләрен үз файдасына кулланган өчен 12,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. 2025 елның июнендә ул сәламәтлеге торышы белән бәйле рәвештә җәзаны алга таба үтәүдән азат ителә, әмма августта Татарстан Югары суды аны нигезсез дип танып, бу карарны кире какты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз