Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татфондбанк»ның элеккеге башлыгы сәламәтлеге буенча колониядән азат итүне сорый
«Татфондбанк» идарәсенең элекке рәисе, вәкаләтләреннән законсыз файдаланган өчен хөкем ителгән Роберт Мусин сәламәтлеге буенча колониядән җибәрүләрен сорый. Казанның Вахитов районы судында шундый үтенеч теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
2024 елның ноябрендә суд аны, өч ел идарәче вазифалар биләүне тыеп, 12,5 елга колониягә хөкем итте. «Татфондбанк»ның элекке башлыгы соңгы сүзендә ышандырганча, аны ул инде гаепле дип табылган җинаятьләр өчен җаваплылыкка тарталар.
«Аида и Д» фирмасына һәм «Казан авыл хуҗалыгы техникасы»на законсыз рәвештә кредитлар бирүгә бәйле ике эпизод буенча өч ел элеккеге хөкем карарында, вакыты чыгуга бәйле рәвештә, суд җинаять эшен туктатты. Вәкаләтләрне арттыруга бәйле тагын дүрт эпизод буенча Мусинны гаепле дип таптылар.
DOMO компанияләр төркеменә кредитлар бирүгә бәйле җинаять өчен суд аңа 8 ел да 6 ай, «Бинбанк»ка кредит портфеленә ташлама ясаган өчен 2 ел да 9 ай, РФ Үзәк банкы белән эпизод өчен 3,5 ел, ТФБ бөлгенлеккә төшәр алдыннан залоглар чыгарган өчен 6 елга гомуми режимлы колония билгеләде.
Срокларны кушканнан соң йомгаклау карары 12 ел колония булды, әмма инде бер елдан соң – 2022 елда Роберт Мусин хөкем карары белән риза булмыйча шикаять бирде һәм җәза срокларын 12 елдан 11 елга кадәр киметүгә иреште. Узган елның ноябрендә аны башка компанияләр белән кылынган шундый ук җинаятьләр өчен хөкем иттеләр.
Якын арада Казанның Вахитов районы суды Роберт Мусинны азат итү турындагы үтенечне караячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз