Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татфондбанкның өстәмә офисында урлауда шикләнелүчеләр кулга алынган
Шик астына алынучылар исәп-хисап документларында акча юклыгын чыгым-касса ордерларын юк итеп яшергәннәр.
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының җинаять-эзләү бүлеге хезмәткәрләре Татфондбанкның Биектау станциясендә урнашкан өстәмә офисында урлауда шикләнелүче өч кешене тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информга» Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Искәртеп үтик, алдан «Татар-информ» Татфондбанкның өстәмә офисы хезмәткәрләре полициягә акча урлануы турында гариза белән мөрәҗәгать итүләрен хәбәр иткән иде. Үзәк банк офисына китерелгән инкассатор сумкасында 3,8 млн сум, 35 мең евро һәм 35 мең АКШ доллары юклыгы 13 март көнне билгеле булган.
Полицейскийлар билгеләгәнчә, шик астына алынучылар исәп-хисап документларында акча юклыгын чыгым-касса ордерларын юк итеп яшергәннәр.
Суд тоткарланган өстәмә офис җитәкчесен һәм элеккеге контролер-кассирны тикшерү барышында сак астына, ә өлкән хисапчы-кассирны өй арестына алган. Хәзерге вакытта “Урлау” маддәсе буенча ачылган җинаять эшен тикшерү бара, тиешле оператив-тикшерү чаралары үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз