news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татфондбанкның элеккеге башлыгы Роберт Мусинны кулга алу вакыты озынайтылган

Роберт Мусинны 2017 елның 16 декабренә кадәр тикшерү изоляторында булачак.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Идел буе районы суды Татфондбанкның (ТФБ) элеккеге башлыгы Роберт Мусинны кулга алу вакытын 2017 елның 16 декабренә кадәр озайткан. Бу хакта «Татар-информ»га Казанның Идел буе районы суды рәисенең ярдәмчесе Виктория Чибисова хәбәр итте.

Роберт Мусин судта катнашмаган – ул тикшерү изоляторының хастаханәсендә дәвалана.

Татфондбанкның элеккеге башлыгы 3 марттан бирле тикшерү изоляторында. Ул «Аеруча зур күләмдәге караклык» маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше буенча кулга алынган иде. Банкка Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлыкны вакытлыча администрация итеп билгеләгәч, аңа карата Татфондбанктан канунсыз рәвештә акча алып чыгу буенча җинаять эшләре кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100