news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татфондбанкның 93 меңнән артык кертемчесе иминият акчаларын алды

Татфондбанк кертемчеләренә иминият акчаларын агент-банклар аша түләү дәвам итә.

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”, Рөстәм Килсинбаев). 2017 елның 6 гыйнварына Татарстанда яшәүче 93 меңнән артык "Татфондбанк" кертемчесе 34 миллиард сумнан артык иминият акчаларын алды. Шулай итеп, бүгенгә Россиянең кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы иминият җаваплылыгының гомуми суммадан 73,4 процентын түләгән.

Россия Банкы Яңа ел бәйрәме көннәрендә "Татфондбанк" клиентларына кертемнәрне түләүдә катнашучы агент-банкларны акча белән тулыландыруны дәвам итә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

Искә төшерик, 2016 елның декаберендә Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы "Татфондбанк" кредитларын иминиятләштерү турында игълан иткән иде. Соңрак "ИнтехБанк" белән дә шундый ук вазгыять килеп туды. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы иминият акчаларын түләү буенча агент-банклар исемлеген билгеләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100