news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татфондбанкка акча салганнарга бүгеннән иминият акчаларын түлиләр

Иминиятләштерелгән кертемнәрен банк-агентларда алу өчен паспорт күрсәтергә һәм гариза язарга кирәк була.

 (Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). “Татфондбанк” гавами акционерлык җәмгыятенә акча салганнарга бүген биш банкта иминият акчаларын түли башлыйлар. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы әлеге банк клиентларын фамилиясенең беренче хәрефе буенча бүлде, акчаларын алу өчен кайсы банкка мөрәҗәгать итәргә икәнен таблицадан карап була. Моның өчен 26 декабрьдән башлап агентлык сайтындагы «Найти свой банк-агент» сервисыннан файдалану мөмкинлеге каралган («Страхование вкладов/Страховые случаи/"Татфондбанк" (ПАО)»).

Кертемчеләрне кайсы банк-агент аша акчаларын алачаклары, аларның подразделениеләре, эш тәртибе турындагы мәгълүмат Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы сайтында бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100