news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татфондбанк" "Онлайн Партнер", "Интернет-клиент" һәм мобиль кушымталарын япкан

Бу карар бүген иртән Россиянең Үзәк Банкы керткән мораторийга бәйле.

 (Казан, 15 декабрь, "Татар-информ"). Татфондбанк "Онлайн Партнер», «Интернет-клиент» һәм мобиль кушымталарын япкан. Кредит оешмасының рәсми сайтында "Татфондбанк аркылы түләүләрдән тыелуыгызны үтенәбез" дигән мөрәҗәгать бастырылган.

Бу карар бүген иртән Россиянең  Үзәк Банкы керткән мораторийга бәйле.

ТФБ матбугат үзәге тараткан хәбәрдә иминият очраклары буенча түләүләр 2016 елның 29 декабренә кадәр башланачак диелгән. Шушы датага кадәр Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы кертемнәр буенча акчаларны кайтару урыны, вакыты, формасы һәм тәртибе турында мәгълүматны хәбәр итәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot