news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татфондбанк"ның идарә рәисе урынбасары тоткарланган

Сергей Мещанов Казанга кайтарылган.

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Полиция хезмәткәрләре Мәскәү өлкәсендә "Татфондбанк" җәмгыяте идарә рәисе урынбасары Сергей Мещановны тоткарлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Тоткарлау операциясе 28 февральдә башкарылган. Хәзер караклык гамәлләре кылуда шикләнелүче Сергей Мещанов Казанга кайтартылган. Ул тикшерү органнары тарафыннан 18 февральдә федераль эзләүгә бирелгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot