news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татфондбанк»ның элеккеге башлыгы Роберт Мусинга яңа гаепләү белдерелгән

«Татфондбанк»ның элеккеге башлыгын акча үзләштерүдә һәм сарыф итүдә, алдан уйлап эшләнгән банкротлыкта гаеплиләр.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Елена Сәләхова). «Татфондбанк»ның элеккеге башлыгы Роберт Мусинга карата җинаять эшендә яңа эпизодлар ачылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Искәртеп узабыз, узган елның 28 сентябрендә Роберт Мусин үз вазифаларыннан явызларча файдалану турындагы эш буенча хөкем карарын тыңлады. Ул чакта Вахитов районы суды аны 12 елга рәшәткә артына озаткан иде. Мусинның җинаять эше буенча китерелгән зыян 53 миллиард сум күләмендә бәяләнә.

Әмма эштә яңа эпизодлар ачыла, алар буенча җинаять эше 2020 елда ук кузгатылган булган, тик ачыкланмаган затларга карата.

Бүген тикшерүнең Мусинны кулга алу үтенече белән судка мөрәҗәгать итүе билгеле булды.

Хәзер «Татфондбанк»ның элеккеге башлыгын акча үзләштерүдә һәм сарыф итүдә, алдан уйлап эшләнгән банкротлыкта гаеплиләр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot