news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Татфондбанк”ның экс башлыгы Роберт Мусинны ашыгыч рәвештә СИЗОдан хастаханәгә озатканнар

Дәвалау учреждениесендә Роберт Мусин Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре сагында булачак.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). “Татфондбанк”ның экс башлыгы Роберт Мусин СИЗО медицина частенә хәле начарлануга зарланып мөрәҗәгать иткән, - дип хәбәр итте Мусин Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат сәркатибе Инга Мазуренко.

СИЗОга килгән медиклар аны карагач, ашыгыч рәвештә медицина ярдәме күрсәтү өчен хастаханәгә чыгарганнар.

Дәвалау учреждениесендә Роберт Мусин Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре сагында була, - дип билгеләп үткән Инга Мазуренко.

Алдан, “Татар-информ” 25 октябрь көнне Роберт Мусин шулай ук хәле начарлану сәбәпле хастаханәгә китерелгәнен хәбәр иткән иде. Икенче көнне, 26 октябрьдә, квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, Мусинны тикшерү изоляторына кайтарганнар.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100