news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татфондбанк»ның 142 меңнән артык кертемчесе иминият түләүләрен алды

Хәзерге вакытка түләнгән гомуми иминият суммасы 43,1 миллиард сум тәшкил итә.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). «Татфондбанк» җәмгыятенең 142 меңнән артык кертемчесе Иминият кертемнәре агентлыгыннан түләүләр алды. 2017 елның 28 февраленә түләнгән гомуми иминият суммасы 43,1 млрд. сумны тәшкил иттте. Гомуми суммадан түләнгән өлеш – 93,1 процент.

Түләүләр Саклык банкы, ВТБ24, Россельхозбанк, Открытие һәм Ак Барс Банкы аша башкарыла.

Интехбанк кертемчеләренә, үз чиратларында, 12,4 млрд. сум түләнде. Банкның 26,3 мең  кертемчесенә иминият акчалары түләнде. Хәзерге вакытка гомуми суммадан 97,3 процент түләүләр башкарылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot