news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татфондбанк мәсьәләсен чишкәндә хокукый алымнар гына кулланылачак – Илдар Халиков

Премьер-министр сүзләренчә, беренче чиратта банк активларын ачыкларга һәм кредит бирүчеләргә максималь бәядән түләү өчен сатып алучы табарга кирәк.

Татфондбанк мәсьәләсен чишкәндә хокукый алымнар гына кулланылачак – Илдар Халиков
Александр Эшкинин

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Республика Премьер-министры банкның зыян күргән кертемчеләре белән очрашуда әлеге вәзгыятькә карата үз карашын белдерде. Аның сүзләренчә, ике мөмкин булган процесс бар. Беренчесе – Үзәк Банкның Татфондбанк һәм башка оешмаларның лицензиясен тартып алу турындагы карарыннан баш тартуы. “Әлеге сорау ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булу ягыннан җиңелләрдән түгел”, – диде Илдар Халиков. Икенче вариант инде башланган процесс – банкны финанс сәламәтләндерү (банкротлык).

Илдар Халиков,  «ТФБ Финанс» клиентларына ярдәм итәргә мөмкин, диде. Хәзер, инвестицион оешма клиентларын кертемчеләр дип танып, аларга иминият түләүләрен бирү өстендә эш алып барыла.

“Тагын бер хокукый яктан мөһим булган процесс. Юкка гына бүгенге очрашуга республика прокуроры урынбасары Марат Долговны чакырмадык. Бу юридик эшләр “ТФБ Финанс” клиентларыннан булган 1770 кешегә башка кертемчеләр кебек иминият түләвендә тигез шартларда булу мөмкинлеген бирә. Прокуратура моны социаль яктан якланмаган граждан категориясенә карата гына эшли ала. Биредә Лариса Юрьевна да бар (Лариса Глухова Татарстан Республикасы Юстиция министры – ТИ). Аңа республика Президенты һәм минем тарафтан башка категория гражданнарга карата да дәгъва әзерләргә кушылды”, – диде Халиков.

Билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта банк активларын ачыклау буенча эш алып барыла. “Параллель рәвештә хокук саклау органнары һәм хәзер куелган вакытлача администрация эшли, – дип билгеләде Премьер-министр. – Эшнең мәгънәсе активларның кайдалыгын, күпме икәнен һәм аларны күбәйтү өчен нишләргә икәнлегендә. Бу банкның күбрәк кертемчесенең соравын уңай хәл итү максаты өчен эшләнә. Активлар бар. Безнең бурыч – аларның күбрәк булуы һәм максималь бәядән сату. Бу күбрәк кертемче соравын уңай якка чишү өчен кирәк”.

Очрашу барышында зыян күргән банк клиентларының вәкилләре социаль ярдәм фонды оештыру һәм Татарстан бюджеты һәм дәүләт оешмаларынан анда акча җәлеп итергә тәкъдим итте. Әлеге тәкъдимгә карата Хөкүмәт башлыгы, хокукый яктан дөрес түгел, бу вариант каралмый, диде.

Очрашуда Премьер-министр хокукый юл гына проблеманы чишә алачагын белдерде. «Без бу җитди проблемадан читләшә алмыйбыз. Бергәләп чыгу юлларын эзләячәкбез", – диде.

Катнашучылар тагын киләсе дүшәмбедә кабат сөйләшүгә җыелачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100