Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татфондбанк һәм ИнтехБанкның 921 эшмәкәр клиенты "кайнар линия"гә мөрәҗәгать иткән
Татарстан Икътисад министрлыгына мөрәҗәгатьләрнең яртысы ташламалы микрозаймнарга кагыла.
(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”, Рөстәм Килсинбаев). Татарстанда операция эшчәнлеген туктаткан банкларның клиентлары – эшмәкәрләр сораулары буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән туры элемтә үз эшен дәвам итә. 6 гыйнварга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына “кайнар линия” буенча 921 эшмәкәр мөрәҗәгать иткән, аларның 441е ташламалы шартларда микрозайм алу шартлары турында сораган.
Ташламалы программа буенча микрозаймнарны бирүгә гаризаларны кабул итү офисы бәйрәм көннәрендә 7.00-23.00 сәгатьләрдә эшли. “Кайнар линия”дә шалтыратуларны 8.00-20.00 сәгатькә кадәр, шулай ук эшмәкәрләрнең мөрәҗәгатьләрен (843) 524-90-90 номеры буенча да кабул итәләр.
Искә төшерик: 2016 елның декабрендә Россиянең Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы Татарстанда "Татфондбанк" кредитларын иминиятләштерү турында игълан иткән иде. Соңрак "ИнтехБанк" белән дә шундый ук вазгыять килеп туды. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы иминият акчаларын түләү буенча агент-банклар исемлеген билгеләде. Эшчәнлеген туктаткан банк клиентларына – эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республика Икътисад министрлыгы каршында эшче төркем булдырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз