news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татфондбанк һәм ИнтехБанкның 157 меңнән артык кертемчесе иминият акчаларын алды

Иминият түләүләренең суммасы 54,3 млрдтан артып китә.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Татарстан икътисад министры Артем Здунов чираттагы матбугат конференциясендә Татфондбанк һәм ИнтехБанк кертемчеләренә иминият акчаларын кайтару буенча мәгълүматлар китерде. 2017 елның 1 февраленә 132 меңләп Татфондбанк кертемчесе 42,3 млрд сумнан артык акча алган, бу барлык түләргә тиешле акчаларның 91,3 процентын тәшкил итә.

Интехбанк клиентларына 12 млрд сумнан артык акча түләнгән, бу исә барлык түләүләрнең 94,1 процентын тәшкил итә. Акчаларын 25 меңләп кертемче алган.

Икътисад министры шулай ук Булгар банк кертемчеләре дә иминият акчаларын алуны дәвам итүләрен җиткерде. 2017 елның 31 гыйнварена «Булгар банк» (Ярославль) 619 кертемчесе – Татарстанда яшәүчеләр, 501 млннан артык иминият акчаларын кайтарып алган. Әлеге кредит оешмасы барлыгы 1,27 млрд сум иминият акчалары түләргә тиеш. Түләүләр илнең өч төбәгендә башкарыла.

Искәртеп үтик, 2016 елның 14 декабрендә Татфондбанк клиентларга банкоматлардан хезмәт күрсәтүне туктатты һәм акча алуда лимит урнаштырды. Үзәк банк кредиторлар таләбен канәгатьләндереп мораторий кертте һәм Татфондбанкка вакытлы хакимият билгеләде. Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык әлеге очракны иминиятле дип таныды. 26 декабрьдә агентлык банк-агентлар аркылы иминият акчаларын кайтара башлады. 23 декабрьдә Интехбанкта шулай ук вакытлы хакимият билгеләнде. 2017 елның 12 гыйнвареннан кредит оешмасы кертемчеләре иминият акчаларын ала башлады. 16 гыйнварда Булгар банкның лицензиясе алынды. Әлеге очрак та иминиятләштерелгән дип табылды, 30 гыйнвардан банк кертемчеләренә иминият взослары агенты түләүләре бирелә башлады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100