news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татфондбанк һәм ИнтехБанк юридик затлары акчалата ярдәм күрсәтүне сорап гариза тапшыра ала

Акчалата ярдәмнең күләме 300 мең сумнан артмаячак.

Татфондбанк һәм ИнтехБанк юридик затлары акчалата ярдәм күрсәтүне сорап гариза тапшыра ала
Ильнар Тухбатов

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Татфондбанк һәм ИнтехБанк кредиторлары таләпләре реестрының өченче чиратына кертелгән юридик затлар 2018 елның 1 маена кадәр акчалата ярдәм күрсәтүне сорап гариза тапшыра ала. Ярдәмнең күләме 300 мең сумнан артмаячак. Республика ярдәм фонды советы рәисе Айрат Нуретдинов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Бүгенге көндә барлыгы 2 мең 159 гариза тапшырылган, шуларның 1 мең 497се – юридик затлардан. Беренче этапта нәкъ менә аларга ярдәм күрсәтеләчәк. Төгәлрәк әйткәндә, беренче этапта әлеге ярдәмне Татфондбанк һәм ИнтехБанк кредиторлары таләпләре реестрының өченче чиратына кертелгән юридик затлар алачак. Реестр ябылган вакытта аларның таләпләренең гомуми күләме 300 мең сумнан артмаган», - дип искәртте ул.

Кредит оешмалары эшчәнлегеннән зыян күргән юридик затларга ярдәм күрсәтүнең беренче этабы 2018 елның 1 маена төгәлләнер дип көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100