news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татфондбанк һәм ИнтехБанк мәсьәләсен хәл итү буенча эшче төркем составы киңәйтеләчәк

Профильле республика эшче төркеме составына Булат Бакиев фондының активистлары кертеләчәк.

(Казан, 24 март, "Татар-информ", Арсений Маврин). Татфондбанк һәм ИнтехБанк лицензияләрен алу белән бәйле мәсьәләне карый торган республика эшче төркеменең киңәйтелүе турында мәгълүм булды. Бу хакта бүген ТР икътисад министры Артем Здунов хәбәр итте.

"Бүген Икътисад министрлыгына Татфондбанк һәм ИнтехБанк клиентлары фондының директоры (Булат Бакиевның Татфондбанк һәм ИнтехБанк клиентларына ярдәм фонды – Т-и) мөрәҗәгать итте. Ул аны һәм фонд активистларын эшче төркемгә кертүне сорый. Әлеге төркем, республикабыз Президенты карарына нигезләнеп, декабрьдә барлыкка килде. Анда хакимият органнары, салым инспекциясе һәм башка оешма вәкилләре керде ", – дип хәбәр итте ТР Икътисад министрлыгы башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, эшче төркемгә ярдәм фонды активистларының булышуы бик файдалы булачак. Фонд банкларның лицензиясен тартып алу сәбәпле авыр хәлдә калган кешеләр белән актив эшли. Фондның активистлары ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать белән чыккан. "Катлаулы хәлгә эләккән кешеләрнең күбесе матди һәм бер үк вакытта оештыру мәсьәләләрендә дә ярдәмгә мохтаҗ", – диде Артем Здунов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фонд активистларын эшче төркем составына кертүне хуплады. Тиешле йөкләмәгә инде кул куелган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100