news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татфондбанк» кредиторларына тагын 1,4 млрд сумнан артык акча түлиләр

«Татфондбанк» кредиторларына тагын 1,4 млрд сумнан артык акча түлиләр
Фото: © "Татар-информ"

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы «Татфондбанк» гаммәви акционерлык җәмгыяте кредиторлары белән исәп-хисап өчен өстәмә рәвештә 1 млрд 452,1 млн сум акча җибәрәчәк. Бу хакта дәүләт корпорациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түләүләр 11 сентябрьдә башланырга тиеш. Беренче чират кредиторларының таләпләрен канәгатьләндерү проценты билгеләнгән таләпләрнең гомуми суммасыннан 59,48 процентка җитәчәк. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгында шулай дип аңлаталар.

Банкның конкурс массасына аның мөлкәтен сатудан һәм элеккеге кредит оешмасы заемчылары бурычларын түләгәндә алынган акчалар кергән. Шулар нәтиҗәсендә бу мөмкинлеккә ирешелгән.

«Татфондбанк» ка куелган таләпләрнең гомуми күләме 179,5 млрд сум.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Югары суды «Татфондбанк» ның элеккеге башлыгы Роберт Мусинны тикшерү изоляторында калдырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot